news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан флагы көнендә Казан һәм Түбән Кама телебашнялары төсле утлар белән бизәләчәк

Татарстан флагы көнендә Казан һәм Түбән Кама телебашнялары төсле утлар белән бизәләчәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Якшәмбе, 29 ноябрьдә, Татарстан Дәүләт флагы көне уңаеннан Казан һәм Түбән Кама телебашнялары тематик яктырткычлар белән бизәләчәк. Ул 17:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Шулай ук Казанның «Ак Барс Арена» стадионы медиафасадын да бәйрәмчә бизиләр. Анда республиканың дәүләт символына багышланган тематик контент урнаштырылачак.

Татарстан Дәүләт флагы көне 29 ноябрьдә билгеләп үтелә. 1991 елда бу көнне республика Югары Советы хәзерге триколорны раслады. Аның авторы – Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов.

Яшел төс – язны һәм яңарышны, ак төс – чисталыкны, кызыл төс энергия, көч һәм тормышны символлаштыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot