Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан - иң игелекле Россия шәһәрләре арасында
Санкт-Петербург, Казан һәм Мәскәү янындагы Химки “Изге эшләр марафоны” бөтенроссия акциясенең беренче ае нәтиҗәләре буенча төзелгән рейтингта лидер.
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Санкт-Петербург, Казан һәм Мәскәү янындагы Химки иң игелекле Россия шәһәрләре арасында рейтинг лидерлары булып танылган. Нәтиҗәләр “Изге эшләр марафоны” бөтенроссия экология акциясенең беренче айлыгы буенча Иҗтимагый палата тарафыннан бастырып чыгарылган. Бу хакта Иҗтимагый палата матбугат хезмәте хәбәр итә, дип җиткерә РИА Новости.
"Иҗтимагый палата “Изге эшләр марафоны” бөтенроссия экология акциясенең беренче ае нәтиҗәләре буенча иң игелекле Россия шәһәрләре рейтингын бастырып чыгарды. Зур аерма белән лидерлыкта Санкт-Петербург, икенче урынны Казан яулый, ә өченче урында – Химки. Иң игелекле шәһәрләр унлыгына Мәскәү, Түбән Новгород, Ростов-на-Дону, Саратов, Пермь, Омск һәм Череповец кергән", — диелгән матбугат хәбәрендә.
Искәртеп үтик, рейтинг нигезендә, узган елдагы кебек, Россия шәһәрләрендә яшәүчеләр башкарган изге гамәлләр тора. Рейтингның тулы исемлеге добродела.рф сайтында күрсәтелгән.
“Изге эшләр марафоны” бөтенроссия экология акциясе быел 1 мартта старт алды. Акциянең төп максаты - "табигатькә җаваплы караш булдыру һәм россиялеләрне хәйрия һәм волонтерлык эшчәнлегенә тарту".
Акциядә катнашу өчен добродела.рф сайтында теркәлергә була. Әлеге чара Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз