news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан җиңел атлеты Елена Мигунова Доха шәһәрендә узучы дөнья чемпионатына бара
Казан җиңел атлеты, Пекин Олимпиадасының көмеш призеры Е.Мигунова 4x400 метрлы эстафетада катнашу өчен җыелма команда составына кертелде
Скопировать ссылку
(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе президиумы утырышында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатына барачак Россия җыелма командасының башлангыч составы билгеләнде. Дөнья беренчелеге 12-14 март көннәрендә Доха шәһәрендә узачак.
Казан җиңел атлеты, Пекин Олимпиадасының көмеш призеры Елена Мигунова 4x400 метрлы эстафетада катнашу өчен җыелма команда составына кертелде. Мәскәүдә узган ил чемпионатында Мигунова 400 метрлы дистанциягә йөгерүдә бронза медаль яулады.
Җиңел атлетика федерацияләре Халыкара ассоциациясенә соңгы заявка 1 мартта ук җибәреләчәк, дип хәбәр итә федерациянең матбугат хезмәте.
Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе шулай ук баш тренерлар советы тәкъдиме белән дөнья чемпионатында команда чыгышларының башлангыч планын (10 медаль, шуларның дүртесе – алтын, өчесе – көмеш, өчесе – бронза) раслады. Хәлиткеч план алда торган дөнья чемпионатында катнашучы илләрнең милли чемпионатлары төгәлләнгәч һәм нәтиҗәләргә анализ ясаганнан соң килештереләчәк.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot