news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан иң биек Яңа ел чыршысы белән топ-20 Россия шәһәрләренә кергән

55 метрлы Россиянең иң биек Яңа ел чыршысы Красноярск шәһәрен бизи.

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан башкаласы иң биек Яңа ел чыршысы белән топ-20 Россия шәһәрләренә кергән. Рейтингны ТурСтат аналитик агентлыгы тәкъдим итә.

”Казан” гаилә үзәге янында 28 декабрьдә ачылачак шәһәрнең төп Яңа ел чыршысы 20 метр биеклектә.

55 метрлы Россиянең иң биек Яңа ел чыршысы Красноярск шәһәрен бизи.

Топ-20гә шулай ук Уфа (34 м), Тула (32 м), Төмән (30 м), Иркутск (27,5 м), Мәскәү (27 м), Воронеж (26 м), Санкт-Петербург (25 м), Самара (25 м), Ставрополь (25 м), Пенза (25 м), Краснодар (23 м), Түбән Новгород (22 м), Новосибирск (22 м), Пермь (22 м), Екатеринбург (21 м), Чиләбе (20 м), Ростов-Дон (20 м) һәм Волгоград (18 м) шәһәрләре кергән.

“Татар-информ” элек Казан Кремленең топ-5 Россиянең истәлекле урыннарына кергәнлеген хәбәр иткән иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100