news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан иң белемле яшьләр яшәүче шәһәрләр өчлегенә кергән

Беренче өчлеккә шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре дә кергән.

Казан иң белемле яшьләр яшәүче шәһәрләр өчлегенә кергән
архив/Михаил Захаров

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). 15 июльдә билгеләп үтелүче Бөтендөнья яшьләр белеме көненә иң яхшы белемле һәм һөнәри күнекмәле яшьләр яшәүче Россия шәһәрләрен ачыклаганнар. Бу сораштыруны БМО инициативасы белән Tvil.ru йортларга бронь ясау сервисы уздырган.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, 35 процент сораштыручы Мәскәүне сайлаган.

Иң белемле яшьләр яшәүче Россия шәһәрләре исемлегендә икенче һәм өченче урынны Санкт-Петербург белән Казан алган. Алар өчен 15 процент кеше тавыш биргән.

Иң уңышлы яшьләр яшәүче шәһәрләр бишлегенә Краснодар һәм Екатеринбург калалары да кергән. Алар өчен 10 процент кеше тавыш биргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot