Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан иң “акыллы” шәһәрләр исәбенә эләккән
Технологияләр һәм элемтә илкүләм тикшеренү институты халкы миллионнан арткан 15 шәһәрне, шулай ук Сочи шәһәр-курортны бәяләгән.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласы Россиянең иң «акыллы» шәһәрләре исемлегенә кергән. Рейтинг төзегәндә банкоматлар, Wi-Fi нокталары һәм кашеринг автомобильләре саны исәпкә алынган. Бу хакта “Коммерсантъ” газетасы яза.
Технологияләр һәм элемтә илкүләм тикшеренү институты халкы миллионнан арткан 15 шәһәрне, шулай ук Сочи шәһәр-курортны бәяләгән. “Акыллы шәһәр” өлкәсендә үсеш дәрәҗәсе буенча лидерлар Мәскәү һәм Санкт-Петербург булган. Казан һәм Екатеринбург нәтиҗәле үсеш алучы шәһәрләр булып танылган.
Халкы миллионнан арткан шәһәрләр арасында Уфада ИТ-компанияләр иң күп санда булып чыккан. Wi-Fi нокталары саны буенча Красноярск лидер булып тора, банкоматлар саны буенча – Екатеринбург, ә кашеринг автомобильләре саны буенча Мәскәү беренчелекне алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз