news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан хосписы Президент грантлары фонды конкурсында җиңде

Пандемия вакытында эшләвен дәвам иткән коммерцияле булмаган оешмага ярдәм күрсәтелгән.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Казан хосписы Россия Президент грантлары фонды конкурсында ике яңа грант откан. Акча коммерцияле булмаган оешмага бүлеп бирелгән, алар Covid-19 коронавирусы пандемиясенең кызган вакытында авыруларга ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Анжела Вавилова исемендәге Фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов хәбәр итте.

«Грант акчасына без Татарстанда тагын бер паллиатив кабинет ачарга планлаштырабыз — бу юлы Буада. Ул тиешенчә җиһазландырылачак, ә кабинет каршында күчмә бригада эшләячәк», — дип аңлатты Владимир Вавилов.

Элегрәк Анжела Вавилова исемендәге фонд Саба, Кукмара, Азнакай һәм Чистай районнарында паллиатив ярдәм кабинетларын ачты. Аларда заманча медицина җиһазлары урнаштырылган һәм күчмә хезмәт өчен автомашина белән тәэмин ителгән. Кабинетның медицина персоналы Казан хосписында белем алган һәм авыртуны баса торган препаратларга рецепт язу хокукына ия.

Анжела Вавилова исемендәге фонд 2003 елда онкологик авырулар белән авыручы балаларга ярдәм күрсәтү өчен оештырылды. 2011 елның июненнән фонд акчасына Казанда паллиатив-хоспис ярдәменең күчмә хезмәте эшли башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100