news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан хосписы авыру балаларны абилитацияләү өчен Россия Президенты грантын отты

Татарстанда тормышка җайлашу күнекмәләрен үстерүгә меңнән артык нәни пациент мохтаҗ.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Казан хосписы авыру балаларны абилитацияләү өчен РФ Президенты грантын отты. Грантның гомуми күләме - 2,9 миллион сум. Бу хакта ТР башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хроник авыру балаларга ярдәм итү өчен махсус күчмә хезмәт кирәклеген аңлагач, хоспис тиешле заявка биргән. Чөнки учреждениенең тәүлек әйләнәсе эшли торган стационарында балалар өчен 17 урын гына бар.

«Без хосписта тәрбияләнүчеләрне аякка бастыра алмыйбыз. Әмма хәлләре тагын да начараеп китмәс өчен нәрсәдер эшләү кулыбыздан килә», - диде хосписның идарә рәисе һәм Анжела Вавилова исемендәге фонд башлыгы Владимир Вавилов.

Грант акчаларына табиблар, шәфкать туташлары, психологлар һәм дәвалау физкультурасы буенча белгечләр нәни пациентлар янына барачак. Авыру балалар өчен үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләре булдыру, ә әти-әниләр өчен өйдә тиешле ярдәм күрсәтү нигезләренә өйрәтү буенча махсус курс оештырылачак.

  • Абилитация — тулысынча дәвалау мөмкин булмаган очракта тормышка җайлашу күнекмәләрен үстерү ул. Татарстанда авыр хроник авырулардан интегүче меңнән артык бала шундый ярдәмгә мохтаҗ.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100