Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан хореографы Нигина Әхмәдуллина эстонлыларга татар биюен өйрәтеп кайткан
Бию өйрәтер алдыннан хореограф татар милләтенең үзенчәлекләре турында сөйләгән.
(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”, Мәрьям Насыйрова). “Казан” бию ансамбленең балалар хореографик студиясендә укытучы Нигина Әхмәдуллина Эстония хореография төркемнәренә татар биюен өйрәтеп кайткан. Мастер-класслар Эстония Татар мәдәни үзәге үтенече буенча оештырылган.
Биш көн дәвам иткән сәфәр вакытында Нигина Әхмәдуллина хореографлар үзәгеннән 10 белгечкә һәм ике бию төркеменә дәресләр биргән. Бу җирлектә күбрәк өлкән буын вәкилләре яши, татар яшьләре юк диярлек. Шул сәбәпле мин эстонлыларны биергә өйрәттем, алар арасында руслар да бар иде, диде Нигина.
Татарлар турында нәрсә беләсез дигән идем, “Татар-монгол изүе” дип җавап бирделәр
Татар бию дәресләре Эстониянең Кохтла-Ярве шәһәрендә узган. Андагы Татар мәдәни үзәге Бөтендөнья татар конгрессы аша Нигина Әхмәдуллинаны чакырткан. “Биерәгә өйрәтер алдыннан дәрескә җыелганнарга татар милләте турында сөйләдем, – ди ул. - Яшьләдән “Татарлар турында нәрсә беләсез?” - дип сораган идем, “Татар-монгол изүе” дип җавап бирделәр. Шуның өчен, биергә өйрәтер алдыннан, милләтебез, мәдәниятебез, аңа хас үзенчелекләр хакында сөйләдем. Хореографларга татар биюе, татар костюмнары тарихы турында лекция укыдым, бергә видеолар карадык. Соңыннан татар биюе буенча мастер-класс үткәрдем.
Шулай ук ике бию төркеме өчен дә бию дәресләре оештырылды. Бер төркемнең репертуарында татар биюе инде бар иде. Мин аларның кайбер хаталарын төзәттем.
"Киләчәктә социаль челтәрләр аша аралашачакбыз. Алар миңа видеолар җибәрә, мин, үз чиратымда, хаталарын төзәтеп, киңәшләр бирәчәкмен. Бу ике төркемдә татар биюе өчен җаваплы хореографны да билгеләделәр. Ул мин өйрәткән нәрсәләрне кабатлатып торачак,” – дип сөйләде Нигина Әхмәдуллина.
Эстония татарлары мөстәкыйльлеге белән аерылып тора
“Шәһәр хакимияте дә минем килүемне оештыруда катнашты, бик җылы каршы алдылар, – дип белдерде Нигина Әхмәдуллина. – Гомумән алганда, Эстония татарлары үзләрен бик иркен тота. Андагы татар җәмгыяте үзе мөстәкыйль рәвештә нәрсәдер оештыра, ярдәм кирәксә, шәһәр хакимиятен дә җәлеп итә ала. Алар үз казанында кайный дип тә әйтергә мөмкин. Кайбер диаспоралар безгә Казан булышмый дип зарланырга ярата. Ә монда андый нәрсә юк, алар каяндыр ярдәм көтеп ятмый, үз эшләрен башкара. Бу ягы миңа бик ошады.
Шуны да өстәргә кирәк: бию төркемнәре өчен милли киемнәр тегеләчәк. Бу эшне дә татар берләшмәсе башкара. Мин дә үз тәҗрибәмнән чыгып, костюмнарның нинди булырга тиешлеге хакында киңәшләр бирдем,” – дип сөйләде Нигина Әхмәдуллина.
Кохтла-Ярве кечкенә генә шахтер шәһәре. Анда җирле татарлар юк, татар диаспорасы күчеп килгән кешеләрдән оешкан. Хәзер яшьләр Таллин һәм башка эре шәһәрләргә китә икән, шунлыктан татар балалары Кохтла-Ярведа юк диярлек. Эстония татарлары арасында туган телен белүчеләр дә, белмәүчеләр дә бар.
Эстония территориясендә мәчет юк. Элеккеге мәктәп бинасын мәдәни үзәкләргә бүлеп биргәннәр, җомганы мөселманнар шунда укый. Һәр мәдәни үзәккә 30-40 квадрат метрлы бер класс бирсәләр, татар үзәгендә 100 квадрат метр. Монда төрле милли күргәзмәләр дә оештыралар. Киләчәктә татар мәдәниятын чагылдырган музей да ачарга уйлыйлар, диде Нигина Әхмәдуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз