news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан хореография училищесы оешуга 25 ел тула

Училищеның юбилеена багышланган зур концерт агымдагы елның май аенда XXXI Нуриев фестивале кысаларында узачак.

(Казан, 1 март, "Татар-информ"). Казан хореография училищесы оешуга 25 ел тула. Бу хакта Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Училищеның юбилеена багышланган зур концерт агымдагы елның май аенда XXXI Нуриев фестивале кысаларында узачак.

Концертта уку йортын төрле елларда тәмамлаган, Россиядә һәм дөньяда исемнәре танылган Михаил Тимаев, Александра Елагина (Муса Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры), Виктория Капитонова (Швейцария), Кирилл Ермоленко (Венгрия), Айсылу Мирхафизхан (Мәскәү), Мария Стец (Әстерхан) һәм башкалар катнашачак.

Концертның режиссеры – Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Полубенцев (Санкт-Петербург). 

news_right_1
news_right_2
news_bot