Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан хоккейчылары Чиләбе кунакларын 5:3 исәбе белән җиңделәр
“Ак Барс”ның Казанда “Трактор” командасына 2013нче елдан бирле җиңелгәне юк.
(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак Барс” хоккей командасы Чиләбедән килгән “Трактор”ны 5:3 исәбе белән җиңде.
“Трактор” командасының Казанда инде 2013нче елдан бирле җиңгәне юк, бүгенге очрашуда да “Ак Барс” хоккейчылары Чиләбедән килгән кунаклардан өстенрәк чыкты.
Беренче период. Уенның 26нчы секундында исәп“Ак Барс”лылар файдасына үзгәрде, беренче алка, Данис Зарипов бәрүеннән соң, “Трактор” һөҗүмчесе Пол Щехураның тимераягына тиеп керде (1:0). Сигезенче минутта шул ук Пол Щехура, командасы күпчелектә уйнаганда, гол кертте, бу юлы алка “Ак Барс” капкасына керде (1:1).
Бераздан “Трактор” хоккейчылары янәдән күпчелектә уйнады, ләкин алар алка кертә алмады, киресенчә керттерделәр. Унбишенче минутта “Ак Барс” сакчысы Рафаэль Батыршин алканы капкага таба бәреп җибәрде, һәм ул, икенче тапкыр Пол Щехурага тиеп, “Трактор” капкасына керде (2:1). Бу периодта кертелгән өч алка да Пол Щехура катнашында булды.
Икенче период. Сигезенче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Иржи Секач алка кертте (3:1). Уналтынчы минутта Владислав Кара “Ак Барс” өчен гол кертте (4:1). Бу алкадан соң “Трактор” командасы капкачысын алмаштырды, Василий Демченко урынына Александр Судницин чыкты.
Өченче период. Унберенче минутта “Трактор” хоккейчысы Семён Кокуёв гол кертте (4:2). Унбишенче минутта Райан Стоа “Ак Барс” капкасына тагын бер алка кертә алды, бу алка видеокабатлаудан соң саналды (4:3). Период ахырында “Трактор” командасы капкачыны алтынчы уенчыга алмаштырды, шул вакытта “Ак Барс” һөҗүмчесе Артём Лукоянов буш капкага алка кертеп куйды (5:3).
Командалар составы:
“Ак Барс”:
Гарипов (Подъяпольский);
Секач – Азеведо – Зарипов, Педан – Постма;
Глухов – Попов – Галиев, Яруллин – Марков;
Лукоянов – Михеев – Потапов, Абросимов – Батыршин;
Ткачев – Основин – Клинкхаммер (Кара).
“Трактор”:
Демченко (Судницин);
Энлунд – Щехура – Томас, Карпухин – Бэйлен;
Ерофеев – Рыбаков – Кокуёв, Бородкин – Рясенский;
Шаров – Стоа – Шолохов, Шинин – Исаев;
Тертышный – Дугин – Сентюрин, Желдаков.
Киләсе уенны “Ак Барс” Минск шәһәрендә “Динамо” командасына каршы үткәрәчәк. Матч 24 декабрь 17:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз