news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан химигы халыкны химия һәм консервантлардан курыкмаска чакыра

КФУ галиме Аркадий Курамшин консервантлардан башка бер ризык та, косметика да сакланмый, ике көндә күгәрек белән каплана дигән фикердә.

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казан химигы, КФУның химия институты мөгаллиме, доцент Аркадий Курамшин халыкны химия һәм консервантлардан курыкмаска чакыра. Бу хакта ул бүген КФУда узган “Матурлык химиясе” (яңалыклар һәм ялган)” лекциясендә сөйләде.

Лекция тулысы белән косметика тарихы, аның составы һәм тәэсир көченә багышланды. Әйтергә кирәк, бу химикның мондый эчтәлектәге беренче генә лекциясе түгел. Аның азык-төлек катнашмалары, буягычлар, эчемлекләр, аш тәмләткечләргә багышланган мавыктыргыч лекцияләре дә бар.

Доцент лекциясен мавыктыргыч формада оештырган. Иң элек ул аудиториягә махсус кәгазьләр өләшеп, 10 сораудан торган тест эшләтте. Сорауларга “әйе” яки “юк” дип җавап бирергә кирәк иде.

Әйтик, анда “Беренче косметика табигый, әмма зыянлы булган?”, “Борынгы мисырлылар кашларына сөрмәне матурлык өчен тарткан?”, “Бөҗәкләргә каршы репеллентлар Яңарыш чорында уйлап табылган?”, “Замана косметикасы кинематографиягә бурычлы?” кебек сораулар бар иде.

Лекциянең калган өлеше әлеге сорауларга дөрес җаваплар эзләү һәм шуларны аңлату белән үтте.

Соңыннан дөрес җавап бирелгән тыңлаучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

“Әлеге чараның максаты, минем башка фәнни-популяр лекцияләремнеке кебек үк: начарның да яхшы ягын күрә белү. Кешеләр хәзер химиядән курка, минем максатым – бу куркуның урынсыз икәнен күрсәтү”, - диде Аркадий Курамшин “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Чынлыкта, без үзебез дә химик матдәләрдән торабыз. Химиядән башка берни дә була алмый. Икенчедән, консервантлар, башка шундый матдәләр күпмедер күләмдә, нормага сыешса, куркыныч түгел.

Доцент шулай ук лекциянең формасы турында да әйтеп узды.

“Лекциянең формасы берникадәр күләмдә танып-белү, мавыктыргыч формада үтте. Тәҗрибә нәтиҗәсендә, аралашу, диалог аркылы үткәргән лекциянең отышлырак икәнен аңладым. Лекция тыңлаучылар сине дә йотлыгып тыңлый, кайсы сорауларга дөрес җавап бирдем икән, кайсына юк, ни өчен дигән сорауларга җавап табып утыра. Өйгә кайткач, китап ачып шул турыда укый, төшенергә тырыша. Минем максатым: уйларга мәҗбүр итү, мәгълүматны кабул итәргә булышу”, – диде химик.

Танылган химик “Татар-информ” хәбәрчесенең күпсанлы кремнар составына кушылган парабен матдәләр турындагы соравына да җавап бирде.

“Парабенны – шулкадәр отышлы, файдалы матдә димәс идем, әмма ул яхшы өйрәнелгән. Борынгы римлылар сүзләре белән әйтсәк, “Дустыңны якын, дошманыңны тагын да якынрак тот”. Парабен - өйрәнелмәгән, җитештерү базарына яңа гына чыккан консервантка караганда күпкә яхшырак. Ник дигәндә, яңа матдә турында беренче вакытта безнең гомумән дә белемебез юк. Гади кешенең генә түгел, химик-лаборантлар да ул турыда белеп бетермәскә мөмкин, дозасы да күбрәк кулланылса, аянычлы нәтиҗәләргә илтүе бар. Тик шунысын да әйтергә кирәк, консервантлардан башка берни саклана алмый, шул исәптән косметика да. Консервант кушылмаса, ул 2-3 көн эчендә күгәрек белән капланыр иде, – диде доцент.

КФУ галиме лекциясен 100дән артык ирекле тыңлаучы тыңлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100