news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан хастаханәсендә казналык-бит хирургиясе буенча конференция узды

Казналык-бит өлкәсендә хирургик патология булган авыруларга ярдәм күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре күтәрелде

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). Бүген Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә казналык-бит хирургиясе буенча конференция узды, дип хәбәр ителә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында.

Чараны үткәрү урыны буларак әлеге хастаханә очраклы гына сайланмаган – нәкъ менә монда казналык-бит хирургиясенең эре бүлекләренең берсе урнашкан. Шулай ук дәвалау учреждениесе Казан дәүләт медицина университетының казналык-бит хирургиясе кафедрасының клиник базаларының берсе булып санала.

Конференциядә 100 гә якын кеше катнашкан. Аудиторияне президиум рәисе, КДМУның казналык-бит хирургиясе кафедрасы мөдире, профессор Тәфкил Фәезов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының казналык-бит хирургиясе буенча штаттан тыш баш белгече, Казан дәүләт медицина академиясенең казналык-бит хирургиясе һәм хирургик стоматология кафедрасы мөдире, профессор Олег Нестеров, 7 нче санлы шәһәр клиник хастаханәсе баш табибының медицина өлеше буенча урынбасары Фәрит Галәветдинов сәламләгән.

Конференция кысаларында сөякнең җелеге ялкынсынган авыруларга ярдәм күрсәтү тактикасы, башлангыч этапта онкостоматология ярдәме күрстәү, казналык-бит өлешендә авыруы булган пациентларга ярдәм күрсәтелгәндә стационар-сырхауханә звеносында үзара бәйләнеш мәсьәләләре күтәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot