news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан хастаханәсенә бозылган ит китергән эшкуарны җәзага тарттылар

Эшмәкәрне намуссыз тәэмин итүчеләр реестрына керткәннәр һәм бер елга аукционда катнашудан читләштергәннәр.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе Төбәкара клиник-диагностика үзәген бозылган ит белән тәэмин иткән өчен намуссыз эшкуар Гадел Айзатуллинны җәзага тартты. Бу хакта «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«2019 елның мартында медицина учреждениесе, бозылган ит исе булу, тиешле сертификаты булмау һәм тире астындагы майның таләп ителгән күләмнән артык булуы сәбәпле, продуктның бер өлешен өч тапкыр кире кайтарган», – диделәр монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсендә.

Нәтиҗәдә медицина учреждениесе аңардан ит алудан баш тарткан. Учреждениегә ике атнага каралган менюны үзгәртергә, әлеге продуктны алыштырырга туры килгән. Бу хәл пациентларда канәгатьсезлек тудырган. Алар үз анкеталарында туклану сыйфатына зарланган. Бу хәл аркасында үзәк абруена куркынычы яный.

Аннары монополиягә каршы көрәшүчеләр шәхси эшмәкәр Гадел Айзатуллинны намуссыз тәэмин итүчеләр реестрына кертергә, ә соңыннан суд карары буенча бер елга дисквалификацияләргә карар иткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot