Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан хастаханәләрендә “Адмирал” да янгыннан зыян күргән 13 кеше калган
Бер кеше хастаханәдән чыккан
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). 18.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Казан стационарларында “Адмирал” да янгыннан зыян күргән 13 кеше кала, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Шәһәрнең 12 нче хастаханәсендә уртача авыр хәлдәге ике кешегә һәм хәле канәгатьләнерлек булган тагын берәүгә медицина ярдәме күрсәтелә. 7 нче хастаханәдә уртача авыр хәлдә ике кеше ята, тагын икесенең хәле канәгатьләнерлек. Республика клиник хастаханәсендә өч кеше уртача авыр хәлдә һәм ЭЭМ госпиталендә тагын өч кеше ята, аларның хәле канәгатьләнерлек.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика суд-медицина экспертиза бюросы мәгълүматларына караганда, 14 мәетнең шәхесләре ачыкланган һәм 3 гәүдә өлеше идентификацияләнгән.
ТР суд-медицина экспертиза бюросы "кайнар линия"сенә 63 мөрәҗәгать булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз