news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан ханлыгын яулап алу Мәскәү дәүләте зур планының бер өлеше булган – Искәндәр Гыйләҗев

15 октябрь - Хәтер көне.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). 15 октябрь көнне татар халкы Хәтер көнен билгеләп үтә. Быел Казан ханлыгы яулап алынуга 464 ел булды. 1552 елда Казан ханлыгын яулап алу вакыйгалары турында Казан федераль (Идел буе) университеты профессоры,  тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев Казан федераль университетының студентлар телеканалының "Тарихи очрашулар" циклында сөйләде.

Казан ханлыгына, Явыз Иван җитәкчелегендә, барлыгы 5 хәрби поход оештырыла. 1552 елгы бишенче поход рус гаскәре өчен уңышлы тәмамлана, чөнки башкаларыннан аермалы буларак, бу походта чорның иң соңгы сугыш кораллары һәм корылмалары файдаланыла. Чолганышта калган шәһәрне яклауда шәһәр эчендә булган һәркем катнаша, әмма көчләр тигез булмау сәбәпле, 1552 елның 2 октябрендә шәһәр яулап алына һәм Казан ханлыгы ханлык буларак яшәүдән туктый.

“Казан ханлыгы алынуга ике төрле караш яши”

Казан ханлыгы яулап алынуга мөнәсәбәтле ике төрле караш яши. Бер яктан ул татар халкы өчен иң аянычлы вакыйгаларның берсе булса, рус халкы өчен яңа мөмкинлекләр ачучы фактор булган.

“Бу бик зур һәм глобаль сорау. Көнчыгыш Европа өчен XVI гасыр уртасында булган вакыйганы эпохаль дип атарга мөмкин. Чыннан да, Казан ханлыгы һәм татарлар өчен бу бер, ә руслар өчен бөтенләй башка әйбер. Бу очракта моны зур уңыш дип сөйләргә ярамый, чөнки аның тискәре ягы да бар”, - дип аңлатты Искәндәр Гыйләҗев.

“Бу вакытта Мәскәүнең төп бурычы – дәүләтне җыю”

Фәннәр докторы аңлатуынча, 1552 елдан Мәскәү дәүләтенең сыйфаты үзгәрә. Беренчедән, шушы вакыттан башлап, Мәскәү дәүләте күп динлегә әйләнә. Икенчедән, Мәскәү дәүләте үзгә бертөрле сәяси чикне уза дип әйтергә мөмкин, чөнки XVI гасырның беренче яртысына кадәр ул, нигездә элекке Киев дәүләте - Рюриковичларның җирләрен җыю белән шөгыльләнә. Шулай итеп, алар үзләренең тарихи бурычларын үти: рус җирләрен Мәскәү дәүләтенә берләштерә.

“1552 елдан соң Мәскәү дәүләте Алтын Урданың җирләрен җыюга керешә һәм билгеле бер мәгънәдә Алтын Урданың варисына әйләнә. Болай дип әйтергә төпле җирлек тә бар, чөнки шушы вакытта иң элек Казан ханлыгы, аннары Әстерхан ханлыгы алына. Яулап алу хәрәкәте Көнчыгышка, Себергә күчә. Соңыннан Кырым ханлыгының чираты җитә. XVIII гасырның ахырына бу миссия тәмамлана. Иң ахырга яулап алу юнәлеше Урта Азиягә күчә һ.б.”, - дип сөйләде Искәндәр Гыйләҗев.

“Яңа җирләр яулап алу икътисадның тоткарлыгына китерә”

Аның әйтүенә караганда, Казан ханлыгы яулап алынып, хәрәкәт Көнчыгышка киткәч, Россия дәүләте өчен интенсив үсеш чоры башлана. Шунысы кызык, Казан ханлыгыннан соң (кайбер мәгълүматларга караганда, ханлыкны алуда 100-150 мең кеше катнаша) Әстерхан ханлыгының чираты җитә. Ул Казанга караганда күпкә көчсезрәк була һәм аны алыр өчен русларга артык күп көч кую кирәк булмый. Аннан соң Себер ханлыгы Ермак отряды тарафыннан алына. Аның отрядында нибары 800 кеше була, ә аннан соң Себернең чиксез киңлекләре ачыла.

Мәскәүнең нәфесе уяна. Тиз һәм артык зур көч куймый Көнчыгышка таба хәрәкәт итү мөмкинлеге туа. Бу экономик үсешнең темпларын киметә, чөнки икътисади яктан дәүләт тышкы экспансияләр, яңа территорияләр яулап алу хисабына үсә башлый. Бу икътисади үсешне тоткарлый. XVII гасырда бу аеруча нык сизелә. Мәскәү дәүләте моңарчы да икътисади яктан бик яхшы үсеш кичергән булган дип әйтү дә дөрес түгел. Бу вакытта да проблемалар шактый булган, әмма Мәскәү дәүләте нәкъ шушы чорда ныгый башлаган була, дип аңлатты ул.

"Мәскәү Алтын Урда аркасында артка калган дип әйтү - уйдырма"

Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, Мәскәү дәүләте Алтын Урда дәүләте йогынтысы артында артта калган дип әйтү – ул уйдырма. Мәскәү һәм башка кенәзлекләрнең Алтын Урта ханына түләгән салым бөтен кремнең 10 процент тәшкил иткән (бу хәзер һәркемнән җыела торган салымнан да кимрәк). Мондый салым киләсе йөз еллар дәвамында Мәскәү дәүләтенең үсешен тоткарлаган дип белдерү мөмкин түгел дип саный ул.

“Казан белән Мәскәү якынча көчләре тигез көндәш булганнар”

Россия халкы тарфыннан Казан ханлыгын Мәскәү дәүләтенең “тәнендәге сөлек” итеп кабул итү бар. Казан ханлыгы русларны талап, басып яшәгән алган дигән фикер яши. Искәндәр Гыйлаҗев моны абсолют миф дип атады. “Бу беркайчан да булмаган. Матур әдәбиятта “бур Казан” дигән атама белән очрашырга туры килә. Кызганыч, шушы ук фикер яшь буынның башына да сеңдерелә бара. Бу хәлгә мөнәсәбәт һич тә хәзерге сәяси хәлләргә бәйләп түгел, ә бары тик ул вакытның вазгыятенә карап формалашырга тиеш”, - диде ул.

Аның әйтүенчә, Казан һәм Мәскәү туры сәяси көндәшләр булганнар. Алар элекке Алтын Урда чикләрендә сәяси, икътисади беренчелек өчен көрәшкәннәр. “Мәскәү бары көчлерәк кенә булып чыкты. Бары шул гына, чөнки бу якынча тигез көндәшләрнең каршылыгы булган”, - дип аңлатты Искәндәр Гыйләҗев.

“Казан ханлыгын яулау зур планның беренче баскычы булган”

Казан өчен көрәш һәм алга да Көнчыгышка таба хәрәкәт бер зур дәүләтне көчле һәм ныклы итү планнының бер өлеше була. Бу XVI гасыр башында ук әйтелгән “Мәскәү – ул өченче Рим” гыйбарәсендә үк күренә.

Фәндә Явыз Иван Казанны алганда Казан Ханы таҗына дәгъва белдерергә теләгән дигән фикер яши. Бу хакта Искәндәр Гыйләҗев биредә Казан Хан таҗыннан бигрәк, Алтын Урданың мирасы турында сүз бара дип белдерде. “Казан ханлыгын алырга барырга аз гына кала, 1547 елда Явыз Иван патша титулын кабул итә. Мәскәү тарихында патша булып бары тик Алтын Урда ханнары гына була алган. Мәскәү дәүләте тарихында “хан” сүзе булмаган һәм Алтын Урданың барлык идарәчеләрен “царь”, ягъни патша итеп билгеләгәннәр. Явыз Иванның бу омтылышында үзен Алтын Урданың ханнары белән бер югарылыкка кую омтылышы сизелә”, - дип аңлатты ул.

“Казанны яулап алу дини сугыш булган дип әйтергә җирлек бар”

Галим әйтүенчә, Казан ханлыгын яулап алу идеологиясендә Рус Православие чиркәве вәкилләре катнашкан. Казан һәм Мәскәү арасында барган каршылык һәм 1552 елда Казанның алынуын дини сугыш дип атау дөрес тә. Бу походның чынга ашырылышында зур рольне митрополит Макарий уйнаган. 1552 елның башында бу поход “кяфер мөселманнарга каршы” дип игълан ителгән була. Ул гади генә булмаган, ә дини үч алу итеп кабул ителгән. Митрополитның хәрбиләргә мөрәҗәгатендә “рус халкының нахакка түгелгән каны өчен үч алырга” чакырып әйтелгән сүзләре теркәлеп калган. “Хәзер исә без бу сүзләрдә икътисади, сәяси, мотивлар яшерелгәнен ачык күрәбез”, - дип аңлатты Искәндәр Гыйләҗев.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100