Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан һәм Яшел Үзәнгә БПЛА һөҗүм итү куркынычы турында хәбәр иттеләр
Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләренә БПЛА һөҗүм итү куркынычы игълан ителде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында хәбәр иттеләр.
Әлеге шәһәрләрдә яшәүчеләрдән иминлек чараларын үтәүләрен, яшеренү урыннарына төшүләрен һәм тәрәзәләр янына якын килмәүләрен сорыйлар.
Исегезгә төшерик, төбәк территориясендә 1:42 сәгатьтән бирле пилотсыз очкыч куркынычы режимы гамәлдә. Казан аэропортында вакытлыча чикләүләр кертелде.
Кичә, 1 гыйнварда, республикада шундый ук режим җиде сәгатьтән артык – Мәскәү вакыты буенча 08:06 сәгатьтән 15:12 сәгатькә кадәр гамәлдә булды. Казан һәм Түбән Кама аэропортларында һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә вакытлыча чикләүләр кертелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз