Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан һәм Ухань хезмәттәшлек ниятләре турында меморандум төзеде
«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III Халыкара форумы кысаларында Казан һәм Ухань хезмәттәшлек ниятләре турында Меморандум имзалады. Документ икътисад, мәдәният, мәгариф һәм туризм кебек өлкәләргә кагыла.
Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Меморандумга Казан муниципаль берәмлеге җитәкчесе урынбасары Евгения Лодвигова һәм Ухань Халык сәяси консультатив советының шәһәр комитеты рәисе урынбасары Чэнь Юецин имза куйган.
Мэр урынбасары хезмәттәшлекнең потенциаль юнәлешләренә күчте. Казан укучылары Ухань университеты программаларында катнаша инде, һәм ул уртак белем бирү проектларын, студентлар белән укытучылар алмашуларын оештырып, хезмәттәшлекнең әлеге юнәлешен киңәйтергә тәкъдим итте.
Моннан тыш, аның сүзләренчә, Казан, Россиянең спорт башкаласы буларак, Ухань белән яңа уртак спорт чараларын уздыру белән кызыксына.
Өстәвенә, Лодвигова фикеренчә, Казан һәм Ухань төзекләндерү өлкәсендә дә хезмәттәшлек итә ала.
Кытай Халык Республикасы кунаклары уртак бизнесны үстерүгә, IT-технологияләр һәм мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуга әзер булуларын белдерде. Казанны киләсе елда Уханьда узачак «Тугандаш шәһәрләр мэрлары атнасына» чакырдылар.
Алар шулай ук Казан белән Ухань арасында кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру ниятләре турындагы Меморандумны имзалады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз