news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан һәм Түбән Новгород аэропортларында очышларга вакытлыча чикләүләр кертелде

Казан һәм Түбән Новгород аэропортларында очышларга вакытлыча чикләүләр кертелде
Фото: © «Татар-информ»

Казан һәм Түбән Новгород аэропортларында һава судноларын кабул итүгә һәм чыгаруга вакытлыча чикләүләр кертелгән. Бу хакта 5.30 да Росавиация матбугат сәркатибе Артем Кореняко үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

Һава суднолары экипажлары, авиадиспетчерлар һәм аэропорт хезмәтләре очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен барлык кирәкле чараларны күрәләр, дип ассызыклады профильле ведомство вәкиле.

Cоңрак, 5.45 тә, Кореняко хәбәр иткәнчә, 5.30дан Түбән Каманың «Бигеш» аэропортында да очышларга чикләүләр кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot