news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан һәм Түбән Кама аэропортларында вакытлыча чикләүләр гамәлдән чыгарылды

Казан һәм Түбән Кама аэропортларында вакытлыча чикләүләр гамәлдән чыгарылды
Фото: © "Татар-информ"

Мәскәү вакыты буенча 8.00 сәгатьтә Казан һәм Түбән Кама аэропортларында вакытлыча чикләүләр гамәлдән чыгарылды. Бу турыда Росавиациянең матбугат секретары Артем Кореняко хәбәр итте.

Вакытлыча чикләүләр бүген очышларның иминлеген тәэмин итү өчен кертелгән иде.

Шулай ук, Ульяновск аэропортында да чикләүләр гамәлдән чыгарылды.

Моңа кадәр Саклану министрлыгы республика территориясендә Украина беспилотнигы юк ителүен хәбәр итте. Брянск өлкәсе территориясендә 3, Кара диңгез акваториясендә 4 беспилотник тотылган. Шулай ук, Тула өлкәсендә бер БПЛА юкка чыгарылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot