news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан һәм Түбән Кама аэропортлары эшенә карата кертелгән чикләүләр бетерелде

Мәскәү вакыты белән 12.03 сәгатьтә Казан һәм Түбән Кама аэропортлары эшенә карата кертелгән чикләүләр бетерелде, дип хәбәр иттеләр Росавиациядә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, вакытлыча чикләүләр гамәлдә булган дәвердә биш һава судносы запас аэродромга юл тоткан.

Чикләүләр һава суднолары очышларының иминлеген тәэмин итү максатыннан кертелгән иде.

Билгеләп үтелгәнчә, самолет экипажлары, авиадиспетчерлар һәм аэропорт хезмәтләре очышларның иминлеген тәэмин итү өчен тиешле барлык чараларны күрде.

Элегрәк Түбән Кама, Казан һәм Түбән Новгород аэропортларының рейсларны кабул итмәве һәм җибәрмәве хакында хәбәр иткән идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100