news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан һәм Түбән Кама аэропортлары эшенә чикләүләр кертелде

Казан һәм Түбән Кама аэропортлары эшенә чикләүләр кертелде
Фото: © «Татар-информ»

Һава судноларын кабул итүгә һәм чыгаруга чикләүләр Казанда һәм Түбән Камада кертелгән, дип хәбәр итте Росавиациянең рәсми вәкиле Артем Кореняко үзенең Телеграм-каналында.

Казан өстендә күкнең ябылуы турындагы хәбәр иртәнге 3:35 тә килде. Параллель рәвештә, иртәнге 4:55тән Бигеш аэропорты барлык рейсларны башкаруны туктатты.

Кореняко әйтүенчә, очкыч экипажлары, авиадиспетчерлар һәм аэропорт хезмәтләре очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен барлык кирәкле чараларны күрәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100