news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан һәм Татарстан мәчетләрендә ифтарлар башлана

Бүген, 2 апрельдә – изге Рамазан аенда барлык мөселманнар беренче көн ураза тота.

ТР Диния нәзарәте сайтында Казандагы һәм Татарстан Республикасының иң зур шәһәрләрендәге ифтарлар уздырыла торган мәчетләр исемлеген тәкъдим ителә. Әлеге мәҗлесләргә теләге булган һәркем барып авыз ача ала. Ифтарлар Казанда гына да 43 мәчеттә узачак. Моннан тыш, кайбер мәчетләр, пандемия чорында башланган традицияне дәвам итеп, ифтарга ланч-бокслар таратуны оештыра.

Шунысы игътибарга лаек: ифтар мәҗлесләрен үз исемеңнән оештырырга мөмкин. Чөнки изге Рамазан аенда ураза тотучыларны һәм мохтаҗларны ашаткан өчен Аллаһы Тәгалә зур әҗер-савап бирә. «Кем дә кем ураза тотучыны ашатса, аңа ураза тотучының әҗер-савабыннан киметелмичә әҗер-савап булачак», - дип хәбәр ителә сөекле Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссаләм) хәдисендә. 

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot