news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан һәм Согуд Гарәбстаны арасында туры авиарейслар ачылырга мөмкин

Казан һәм Согуд Гарәбстаны арасында туры авиаэлемтә 2026 елда ачылырга мөмкин. Мондый рейсларны эшләтеп җибәрү мөмкинлеген Oman Air авиакомпаниясе карый, дип хәбәр итте ТАССка Россия транспорт министры Андрей Никитин.

Аның сүзләренчә, маршрут үсеше дус дәүләтләр белән Халыкара авиаэлемтәне киңәйтү кысаларында тикшерелә.

Андрей Никитин шулай ук Oman Air планнарының Казан белән генә чикләнмәве турында сөйләде. Авиакомпания Мәскәүгә очышлар ешлыгын арттырырга, шулай ук Россиянең башка зур шәһәрләренә рейслар җибәрергә ниятли. Өстенлекле юнәлешләр арасында ул Санкт-Петербург, Екатеринбург һәм Сочины атады.

news_right_1
news_right_2
news_bot