news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан һәм Минск тугандаш шәһәрләр булды

Казан һәм Минск тугандаш шәһәрләр булды
Фото: belta.by

Минск һәм Казан тугандаш шәһәрләргә әверелде. Бүген Беларусь башкаласында Татарстан делегациясе катнашында тугандашлык мөнәсәбәтләре урнаштыру һәм хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бу хакта БЕЛТА хәбәр итә.

Документны Минск шәһәре башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев һәм Казан мэры Илсур Метшин имзалады.

Татарстан башкаласы җитәкчесе сүзләренчә, бай тарихлы Минск шәһәренә килүемә шатмын.

«Минскины ирешкән нәтиҗәләр белән котлыйсым килә. Минск - заманча урбанистика, шәһәр хуҗалыгын уңышлы алып бару үрнәкләренең берсе. Бу тәҗрибә хөрмәткә дә, өйрәнүгә дә лаек», - диде Метшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot