Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан һәм Минск футбол командалары иптәшләрчә матчта уйнады
Бүген Казанда «Трудовые резервы» стадионында 11х11 форматында Казан һәм Минск балалар-яшүсмерләр футбол командалары арасында иптәшләрчә матч узды. Матчның мәртәбәле кунаклары – Казан мэры Илсур Метшин һәм Минск шәһәр башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев.
Матчта 2011 елгы спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Уен 35 минутлык ике таймда узды. Матчны ачу тантанасында Казан футболы легендасы, «Рубин» Казан футбол клубы ветераны, «Рубин» мактаулы тамгасы иясе, СССР спорт мастеры, 1965 елгы РСФСР вице-чемпионы Альберт Фәйзуллин һәм «Рубин» Казан футбол клубының тагын бер ветераны Николай Пензин катнашты.
«Казан һәм Минск командалары арасындагы иптәшләрчә матч, һичшиксез, безнең шәһәрләр арасында дустанә элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәчәк – спорт һәрвакыт халыклар дуслыгына һәм тынычлыгына хезмәт итте. Моннан тыш, матч тәҗрибә алмашу һәм спортчыларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук яшьләр арасында футболны популярлаштыру өчен бик яхшы платформа булачак», – дип ышана Казан башкарма комитетының спорт комитеты рәисе Линар Гарипов.
Матч нәтиҗәләре буенча, 0:3 исәбе белән Минск командасы җиңде.
Иптәшләрчә матч Казанда 9 һәм 10 июньдә уза торган «Минск көннәре» кысаларында уздырыла. Программада шулай ук бизнес-очрашулар, ярминкәләр, мәдәни чаралар уздыру да каралган.
Казанда Минск көннәре Татарстан Республикасы белән Беларусь Республикасы арасында сәүдә-икътисади элемтәләрне ныгыту максатыннан уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз