Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан һәм Иннополис Россиянең иң уңайлы шәһәрләре исемлегенә керде

2024 ел нәтиҗәләре буенча Казан һәм Иннополис үз категорияләрендә Россиянең иң уңайлы шәһәрләре исемлегенә керде. Бу хакта РФ Төзелеш министрлыгы әзерләгән узган ел эчендә 1116 шәһәр өчен шәһәр мохите сыйфаты индексы нәтиҗәләре сөйли.
Иң зур шәһәрләр арасында (1 млн нан артык халкы булган) уңайлылык буенча топ-өчлеккә Мәскәү (312 балл белән), Санкт-Петербург (283 балл белән) һәм Казан (254 балл белән) керде.
Мәскәү һәм Петербургның лидерлык позицияләре үзгәрешсез калды, Татарстан башкаласы 2023 ел нәтиҗәләре буенча, Түбән Новгородны артта калдырып, дүртенче урыннан өченче урынга күтәрелде.
Үз чиратында Иннополис 5 меңнән азрак халкы булган кече шәһәрләр арасында лидер булды, 264 балл җыйды. Икенче һәм өченче урыннарны Верея һәм Правдинск 257 һәм 253 балл белән алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз