news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан һәм Чаллы иң югары хезмәт хакы буенча Россиянең 100 шәһәре исемлегенә кергән

Казан һәм Чаллы кайбер тармакларда иң югары хезмәт хаклары булган Россия шәһәрләре рейтингына кергән.

РИА Новости мәгълүматлары буенча, зур шәһәрләрдә иң югары хезмәт хакларын, кагыйдә буларак, финанс хезмәтләре, IT-технологияләр тармагы белгечләре, шулай ук дәүләт хезмәтендә эшләүчеләр ала.

Мисал өчен, Казанда иң югары хезмәт хакы булган тармак профессиональ һәм фәнни эшчәнлек булып чыкты. Биредә Татарстан башкаласы уртача 75 мең сум хезмәт хакы белән 32 нче урынны алды. Чаллыда иң югары хезмәт хакы эшкәртү производствосында түләнүе ачыкланды. Анда белгечләр аена уртача 46 мең сум ала.

Рейтингның башында Мәскәү, Мурманск һәм Магадан шәһәрләре тора. Россия башкаласында финанс хезмәтләре белгечләре иң югары хезмәт хакы – аена 211 мең сум ала. Ә өчлеккә кергән башка шәһәрләрдә балыкчылык һәм авыл хуҗалыгы вәкилләре хезмәте югары бәяләнә — 211 мең һәм 193 мең сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100