news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан» һәм «Бигеш» халыкара аэропортларының сайтлары эшләми башлады

«Казан» һәм «Бигеш» халыкара аэропортларының сайтлары 13 май иртәсеннән эшләми башлады. Аэропортларның матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га вазгыятькә аңлатма бирделәр.

Казан аэропортының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, хәзерге вакытта провайдер халыкара аэропортның сайтын саклау һәм эшен торгызуга кирәкле булган чаралар башкара.

«Онлайн-табло, белешмә мәгълүмат һәм барлык интерактив сервислар «Казан» аэропортының Android платформасында гына түгел, iOS платформасының мобиль кушымтасында тулы күләмдә ачык», –  дип билгеләп үттеләр Казан аэропортында, хәлнең сәбәпләре турында ачыклык кертелмәде.

«Бигеш» матбугат хезмәтендә сайтка «хакерлар һөҗүме баруын» расладылар. «Процессор вакытына йөкләнеш килә, хостинг сайтны сүндерде», –  дип хәбәр иттеләр әлеге аэропортта.

Шул ук вакытта матбугат хезмәтендә рейска теркәлү системасының җимерелмәгән булуы турында искәртеп үттеләр. «Пассажир ташучыларны теркәү системасы эше өчен пассажирлар ташучылар үзләре җавап бирә. Аэропорт идарәсендәге барлык технологик системалар да өзеклексез эшли», –  дип аңлаттылар аэропортта.

Элегрәк федераль массакүләм мәгълүмат чараларында Россия авиакомпанияләре һәм аэропортлары сайтларының DDoS-һөҗүмгә дучар булуы турында мәгълүмат чыккан иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot