news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан» һәм «Бигеш» аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелде

Казанда һәм Түбән Каманың Бигеш аэропортында һава киңлеген куллануга чикләүләр гамәлгә кертелде. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасы хәбәр итә.

«Игътибар! Казан, Түбән Кама шәһәрләренең халыкара аэропортлары өчен һава судноларын кабул итүгә һәм җибәрүгә вакытлыча чикләүләр кертелде», - диелә хәбәрдә.

Бүген, 29 майда, Татарстан территориясендә «Ракета һөҗүм итү куркынычы» режимы игълан ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot