Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан Халыкара тарихи техника фестивале Иннополиска күчә
Фәрит Мөхәммәтшин 19 апрельдә “Ваз2101” автомобиленә 48 ел тулуын искә төшерде.
(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”). Казан Халыкара тарихи техника фестивале Иннополиска күчә. Бу турыда кичә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә "Авторетроклуб 21" җыелышында билгеле булды. Бу турыда Татарстан Дәүләт советы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Кичә клуб президенты, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында “Авторетроклуб-21” әгъзаларының гомумҗыелышы узды. Катнашучылар клубның 2017 елгы эшенә нәтиҗә ясадылар, шулай ук агымдагы елга чаралар планын расладылар.
Фәрит Мөхәммәтшин 19 апрельдә “Ваз2101” автомобиленә 48 ел тулуын хәбәр итте. Парламент җитәкчесе Рроссия автомобиль төзелеше өчен истәлекле вакыйга дип белдерде.
“19 апрель шулай ук ретроавтомобильләр хуҗалары өчен сезон ачылу көне булып тора. Күпләр кышын машиналарында йөрмәделәр, тәгәрмәчләрен алыштырмадылар, сакладылар. Хәзер республиканың шәһәрләрдә һәм районнарда яшәүчеләргә күрсәтү өчен без борынгы автомобильләрне акрынлап әзерли башлыйбыз”, - дип билгеләп үтте ул.
Фәрит Мөхәммәтшин клуб әгъзалары рәтләрен киңәйтергә, инициативалы, ретротехника белән кызыксынучы кешеләр табарга өндәде. Аның сүзләренчә, хәрәкәт әгъзалары арасында ревизия үткәрергә кирәк, чөнки аларның кайберләре клуб тормышында катнашмый.
Клуб әгъзалары социаль челтәрләрдә эшләрне активлаштырды. Аерым алганда, республикада автомобиль һәм транспорт тарихына багышланган төркем булдырылган, ул интернет кулланучыларда зур кызыксыну уяткан.
Фәрит Мөхәммәтшин клуб әгъзалары игътибарын гомуми белем бирү учреждениеләрендә автомобиль төзелеше тарихы буенча яктырту эшләре алып баруны оештырырга кирәклегенә юнәлтте.
Идарә әгъзасы Альберт Бикбулатов Халыкара тарихи техника фестивале быел август уртасында узачагын сөйләде. Фестивальне үткәрү урынын Kazanring автодромыннан “Свияжские холмы” тау чаңгысы комплексы территориясенә күчерү турында карар кабул ителгән, ә ретро-раллины Иннополис шәһәре территориясендә оештырырга ниятлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз