news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы” программасын 8 меңнән артык тамашачы карады

Әлеге программа республиканың барлык районнарын колачлады

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”).10-30 апрель көннәрендә Татарстанда Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашкан иң яхшы фильмнар кабат күрсәтелде. “Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы” дип аталган программа 8 меңнән артык тамашачы карады.

Әлеге программа республиканың 26 шәһәрендә – Казанда “Мир” кинотеатрында, Түбән Камада, Бөгелмәдә, Лениногорскида, Минзәләдә, Алабугада, Зәйдә, Сарманда, Питрәчтә – гомумән алганда, республиканың бөтен районнарында күрсәтелде. Районнарда күрсәтелә торган программа Казандагыга караганда байрак итеп төзелгән иде.

Аерым алганда, тамашачыларга В.Глаголеваның “Бер сугыш” (Россия), Б.Башның “Зефир” (Төркия), А.Чианчиның “Югары кат сул канат” (Франция, Люксембург), Р.Төхвәтулинның “Бөркетләр” (Россия, Татарстан), С.Р.Мир-Кәриминең “Бер шакмак шикәр” (Иран), Р.Җаванның “Адәм улы, Һава кызы” (Иран), “Сәлмә һәм алмалар” (Иран, “Капитан Әбү Раед” (Иордания), “Җаваплылык зонасыннан читтә” (Россия, Дагыстан) фильмнары тәкъдим ителде.

Программаны XVIII Халыкара мөселман киносы фестивале лауреаты булган “Әбү, Адәм улы” (Һиндстан) тулы метражлы нәфис фильмы ачты. Әлеге фильмнар фестиваль вакытында тамашачыларның кайсы тасмаларга өстенлек бирүеннән чыгып сайлап алынган. Районнарда, моңа өстәп, “Эт”, “Югалту” кебек республикада төшерелгән фильмнар да күрсәтелде. Кинотеатрларда тамашачылар каралган фильмнар турында үз фикерләрен дә калдыра алды.

Бүген Казанда "Мир" кинотеатрында программа ябылачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot