news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы”нда ике татар фильмы күрсәтелә

Фильмнар 3–9 декабрь көннәрендә Казанның “Мир” кинотеатрында һәм республиканың бөтен муниципаль кинотеатрларында күрсәтеләчәк.

“Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы”нда ике татар фильмы күрсәтелә
Султан Исхаков

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел “Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы” традицион акциясе кысаларында ике татар фильмы күрсәтеләчәк.Бу хакта бүген “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.

Берсе - режиссерлар Нәсүр Юрушбаев белән Әмир Галиәскәров төшергән "Нигез йорт" кыска метражлы нәфис фильмы, икенчесе режиссер Елена Ермолинаның "Гөлнәзек – диюләр җиңүчесе" анимацион эше. 

Фильмнар 3 – 9 декабрь көннәрендә Казанның “Мир” кинотеатрында һәм республиканың бөтен муниципаль кинотеатрларында күрсәтеләчәк.

Миләүшә Айтуганова әлеге проект кысаларында кинофестиваль фильмнарын үткән ел республикада 58 мең кеше каравы турында әйтте. Быел да тамашачылар саны шуннан ким булмаска мөмкин.

“Мир” кинотеатрында кинофестиваль фильмнары 100 сум тора, ә республиканың муниципаль кинотеатрларында бәяләр 50 сумнан 100 сумга кадәр.

Акция кысаларында төрле номинацияләрдә җиңү яулаган сигез фильм күрсәтелә. Арада гран-при алган “Ласковое безразличие мира” Казахстан, Франция фильмы бар. Бу фильмнарның барысына да оештыручылар республикада күрсәтү хокукы алган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot