news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан халыкара мөселман кинофестивале ябылышын Муса Җәлил оныгы алып барачак

Быел кунаклар фестивальдә “туй генераллары” буларак кына катнашырга теләми. Фестиваль алар өчен фикер алышу, мәдәниятлар диалогы урыны буларак кабул ителә

(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Римма Гатина). VIII Казан халыкара мөселман кинофестивале ябылышын Муса Җәлил оныгы Лилиан Наврозашвили алып барачак. Ул Казанда туып-үскән, хәзер Санкт-Петербург Яшь тамашачы театры актрисасы. Бу хакта бүген “Мир” кинотеатрында фестивальне оештыруга багышлап уздырылган матбугат очрашуында хәбәр ителде. Мәдәниятлар диалогына хезмәт итәргә тиешле фильмнар өстенлек иткән фестиваль үткәрергә зур омтылыш ясаган оештыру комитеты әгъзалары бүген журналистларга кинофорумга кунаклар, актерларны чакыру, алар белән килешүләр төзү үзенчәлекләре, теге яки бу кешене чакырганда аның милләте (бу очракта татар), актер булуы гына түгел, ә шәхесенә карата сорауларның булу-булмау мәсьәләсенең дә зур роль уйнавын билгеләп үтте.
Алдан хәбәр ителгәнчә, фестивальгә режиссер Андрей Кончаловский, танылган Россия актерлары Дмитрий Певцов, Сергей Шәкүров киләчәк. Ел саен кинофорум чит ил “йолдызы”ннан башка узмый. Фестивальнең пиар директоры Альбина Нәфигова хәбәр иткәнчә, быел Англия һәм Американың театр, кино һәм телевидение актрисасы Джулия Ормондның килү мөмкинлеге гаять зур. Әмма әлегә берәү дә бу актриса килер дип тулысынча гарантия бирми. Төгәл мәгълүматны бу атна ахырында-киләсе атна башында белергә мөмкин булачак.
Хәзерге вакытта Россия актерлары Егор Бероев һәм Ксения Алферова белән сөйләшүләр алып барыла. “Безнең фестивальгә Ирина Алферова килергә теләгән иде. Әмма ул аягын сындырган һәм фестивальдә үзен бик уңайлы хис итмәмен дип уйлый. Җәрәхәте күптәнге булса да, ул актриса, “йолдызлар келәме” ... Аны аңларга була”, - дип хәбәр итте А.Нәфыйгова.
Аның сүзләренчә, быел кунаклар фестивальдә “туй генераллары” буларак кына катнашырга теләми. Актерлар үзләре, кино гына түгел, башка өлкәләрдә дә алып барган эшчәнлеге белән таныштырырга тели. Фестиваль алар өчен фикер алышу, мәдәниятлар диалогы урыны буларак кабул ителә.
Журналистлар фестивальгә милләттәшләребез Чулпан Хамматованы һәм Марат Башаровны чакыру белән кызыксынды. Чулпан Хамматова белән сөйләшүләр апрель-май айларыннан ук алып барылса да, әлегә нәтиҗәләр бирмәгән. “Чулпан Хамматова – бик мәшгуль. Хәзер яңа проектта төшә. Ул үзе фестивальгә килергә бик тели. Шуңа күрә аның кинофорумда булуы да мөмкин. Әмма ул тулысынча ышандырып та бетерми”, - диде А.Нәфыйгова, “бер генә минутка” актер Константин Хабенскийның да “кереп чыгу” мөмкинлеге турында хәбәр итеп. Шулай ук продюсер, сценарист, режиссер Алексей Пиманов та хәләл җефете белән фестивальгә килергә теләк белдергән булган.
Ә Марат Башаровның нигә фестивальдә булмау нечкәлекләрен оештыручылар ачып бирергә ашыкмый. Альбина Нәфыйгова белдергәнчә, аның кандидатурасы кунак буларак каралган, “әмма бер фикергә киленмәгән”. “Эш акча да түгел, аның шәхесенә карата фикер каршылыгы бар”, - диде пиар директор, аның киләсе елга килү мөмкинлеге барлыгын әйтеп.
Журналистларны шулай ук фестивальгә килгән кунакларның киемнәре, өс-башына кагылышлы мәсьәлә дә (дресс-код) кызыксындырды. Моңа җавап итеп актерларны чакыру белән шөгыльләнүче А.Нәфыйгова: “Менә фестивальне мөселманның йорты дип күз алдына китерик. Анда кунак килде, ди. Әгәр кунак зыялы икән, ул мөселманга ошамаган киемдә килмәячәк”, - диде. “Дресс-кодка килгәндә, без, әлбәттә, кунакларның тышкы киемнән һәм уралган шарфлардан булу-булмавын күзәтәчәкбез”, - дип ышандырды пиар директор.
Голәмәләр Советы рәисе Рөстәм Батров фикеренчә, кунакларның сәхнәгә ничек чыгу мәсьәләсенә оештыручылар нык игътибар итәргә тиеш. Артистларның нәкъ менә халыкара мөселман фестиваленә килүләре турында ныклап төшендерү дә зарар итмәс. Чөнки алдагы елларда сәхнәгә эчкән килеш чыгу һәм “йолдызлы келәм”дә тәмәке тарту очраклары да күзәтелгән иде.
Халыкара мөселман киносы фестивален оештыруның башында торган Россия мөфтиләре Советы рәисе Равил Гайнетдинның кинофорумда булу-булмавы турында оештыручылар мәгълүмат җиткермәде.
Фестивальнең жюри рәисе турында да әлегә мәгълүматлар биреп җиткерелми. Хәзерге вакытта ике кандидатура карала. Аның танылган кинорежиссер, абруйлы оста булачагы хәбәр ителә. Ә жюри үзе тулысынча тупланып беткән диярлек.
Фестиваль кысаларындагы фильмнар “Мир”, “Родина”, “Корстон”, “Киномир”, “Киномечта” кинотеатрларында күрсәтеләчәк. “Мир” кинотеатрында – ретроспектива, “Родина”да – үзара ярыша торган фильмнар, ә “Киномакс” һәм “Киномечта”да конкурстан тыш программа барачак.
 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot