news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Халыкара компетенцияләр үзәгендә заманча остаханәләр эшли башлады

Мәйданчыклар ХХI гасыр икътисады өчен белгечләр чыгарачак һәм WorldSkills стандартлары буенча аттестация урыны булачак.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Казанда Халыкара компетенцияләр үзәге базасында биш яңа остаханә ачылды. Мәйданчыклар җитмештән артык эш урынын сыйдыра, аларда Татарстан икътисады өчен заманча белгечләр әзерләячәкләр. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа остаханәләр мәгълүмати кабельле челтәрләр, челтәрле һәм системалы администрацияләү, бизнес өчен IT-чишелешләр, шулай ук мультимедиа кушымталары һәм виртуаль чынбарлык эшләнмәләрен әзерләү белән шөгыльләнәчәк.

«Заманча җайланмалар белән җиһазландырылган яңа мәйданчыклар ачу булачак белгечләрдә ХХI гасыр компетенцияләрен формалаштыруга, укучыларның белем алу казанышларын бәяләүнең яңа формаларын үстерүгә ярдәм итәчәк», — диделәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Анда яңа остаханәләр WorldSkills стандартлары буенча укучыларның арадаш һәм йомгаклау аттестациясен уздыру өчен мәйданчык сыйфатында куланыла алачак, дип өстәделәр.

Декабрь башында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы исемен һәм Халыкара компетенцияләр үзәгенә күчерү турында хәбәр итте. Тиешле карарны ул вакытта ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.


news_right_1
news_right_2
news_bot