news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Казан” халыкара аэропортында пассажирларны йогышлы авыруларга тикшерделәр

Роспотребнадзор вәкилләре тән температурасын тикшерә торган махсус җайланма белән авыру булу ихтималын ачыклый.

“Казан” халыкара аэропортында пассажирларны йогышлы авыруларга тикшерделәр
Ильнар Тухбатов

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген “Казан” халыкара аэропортында Роспотребнадзор вәкилләре халыкара рейслар белән очып килүче пассажирларны тикшерде. “Тепловизор” җайланмасы, кешенең тән температурасын үлчәп, пассажирның авырумы, сәламәтме икәнен ачыклый.

ТР буенчаРоспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Линар Сәләхиев сүзләренчә, “Казан” аэропортында 7 “тепловизор” җайланмасы бар. Аның өчесе – халыкара рейслардан очып килү секторына куелган, дүртесе кулга тотып эшли торган. Роспотребнадзор вәкилләре журналистларга әлеге ике төр җайланма белән эшләү алымнарын күрсәтте.

“Тепловизор” кешенең тән температурасын үлчи. Әгәр ул 38 градустан артса, шикләнерлек урын бар. Анда да әле пассажирдан температурасының нилектән күтәрелүен сорашабыз. Кайберсе “салкын су эчтем” ди, кемдер салкын суда коенган, туңган. Ә кайберләре тән температурасының нидән күтәрелгәнен белми. Аларны иң элек аэропорт табибы карый. Аннан соң "Ашыгыч ярдәм" белән хастаханәгә озатабыз. Әгәр пассажирдагы билгеләр йогышлы авыруларга туры килә икән, Казан йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәрәбез. Ә инде йогышлы авыру билгеләре булмаса, РКБга озатабыз. 2018 елның башыннан бүгенге көнгә кадәр, тикшерү үтеп, игътибар үзәгенә алынган 30лап кеше булды, - диде Линар Сәләхиев.

Аның сүзләренчә, “Казан” халыкара аэропортында “тепловизор”ларны 2010 елда куллана башлаганнар.

“Әлеге приборлар безгә 2013 елгы Универсиада, 2015 елгы Су спорты төрләре буенча чемпионат уздырганда ярдәм итте. Һәм быелгы Футбол буенча дөнья чемпионатында да кулланыла. Чемпионатка багышланган чараларга Мәскәүдән бик күп кунаклар килә. Без аларны тикшерәбез”, - диде җитәкче.
Ул иң элек пассажирларның тән температурасын кулга тотып эшли торган җайланма белән үлчәде. Бу бер кешегә дә уңайсызлык тудырмый, аны пассажирлар белми дә кала.

Икенче ысул – беркетелгән җайланмалар аша тикшерү. Ул эш компьютерына көйләнгән. Шул камера үткән-барган кешеләрнең тән температурасын автомат рәвештә үлчәп, хәбәр итеп тора.

  • Аэропортта пассажирлар ташкыны бик зур. Хәтта бер тәүлеккә 17 мең кеше узган.

Роспортребнадзор вәкилләренең авыруларны ачыклаудагы эше моның белән генә бетми.

“Иң элек без бортпроводниктан сорашабыз. Очыш вакытында авыручылар булмаганмы, зарлар ишетелмәгәнме? Аннан соң пассажирлар самолеттан төшкәндә, трап каршысына басып, кешеләрнең тышкы кыяфәтләрен карап чыгабыз. Авыру кешенең йә бите кызара, йә хәрәкәтеннән күренә. Аны чакырып алып, сөйләшәбез, хәлен сорашабыз”, - диде Линар Сәләхиев.

Роспотребнадзор махсус исемлек белән эшли.

“Мәскәүдә урнашкан федераль хезмәт ун көн саен авыруларның исемлеген яңартып тора. Шуның буенча эшлибез. Быел Чемпионатка Африка континентыннан, Азия төбәкләреннән җанатарлар килде. Нәкъ менә шул яктан килгән кунаклар йогышлы авырулар алып килергә мөмкин. Алар игътибар үзәгенә аерым алына”, - диде ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Линар Сәләхиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100