news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Казан” Халыкара аэропортында “массаж” креслолары урнаштырачаклар

“Казан” Халыкара аэропортында “массаж” креслолары урнаштырачаклар

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). “Казан” Халыкара аэропортының VIP-пассажирлар туктала торган 2нче бизнес-терминалында массаж эффекты бирүче ике кресло урнаштырырга ниятлиләр.

5нче бизнес-терминал аша узучы пассажирларга командировкаларда шактый еш булырга туры килә, ягъни гомерләренең шактый өлешен алар юлда үткәрә. Бу исә үзәк нерв системасының талчыгуына китерә. Аэропорт белгечләре гадел фикер йөрткәнчә, әлеге пассажирлар самолетка утырыр алдыннан гына булса да яхшылап ял итәргә тиешләр.

Иң элек 2нче бизнес-терминал өчен ике “массаж” креслосы сатып алу күздә тотыла. Аларның берсе-берсе 75әр мең сум тора. Креслолар гадәти түгел. Аларга утырган пассажир акрынлап үзен борчыган проблемалардан “ерагая”, яхшылап ял итә. Креслода утыру вакыты автоматик рәвештә көйләнә.

Хәзерге вакытта аэропорт вәкилләре тәүге ике креслоны китерү турында Санкт-Петербург фирмаларының берсе белән сөйләшүләр алып бара. Киләчәктә аэропорт ихтыяҗлары өчен тагын берничә “массаж” креслосы сатып алырга ниятлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot