news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Казан” халыкара аэропортында Кострома – Казан – Кострома маршруты буенча яңа рейс ачылды

Ул атнасына ике мәртәбә гамәлдә

 (Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). “Казан” халыкара аэропортында Кострома – Казан – Кострома маршруты буенча яңа рейс ачылды. Авиаочышны “Кострома авиапредприятиесе” авиакомпаниясе тормышка ашыра.

Яңа маршрут буенча очышлар 40 кеше сыйдырышлы “АН-26” очкычында атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә гамәлгә куела.

“Казан” халыкара аэропортының генераль директоры Алексей Старостин сүзләренә караганда, рейсның ачылышы илдә һава юллары үсешен тормышка ашыруда һәм Татарстан Республикасына килүче Кострома халкы өчен дә уңайлы булачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot