news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Казан” Халыкара аэропортында хезмәт күрсәтелгән пассажирлар саны 17,7 процентка кимегән
Агымдагы елның 9 аена нәтиҗәләр ясалды
Скопировать ссылку
(Казан, 19 октябрь, “Татар–информ”). “Казан” Халыкара аэропорты” ААҖндә агымдагы елның 9 аенда хезмәт күрсәтелгән пассажирлар саны (496066) узган елның шул чоры белән чагыштырганда 17,7 процентка кимегән.
Халыкара линияләрдә пассажирлар агымы узган елның шул чоры белән чагыштырганда 12,7 процентка кимегән һәм 222696 кеше тәшкил иткән. Эчке линияләрдә пассажирлар агымы 273370 кеше тәшкил иткән, бу узган елгы күрсәткечтән 21,4 процентка азрак.
Хисап чорында 4921 рейс ясалган. Анталия, Ираклион, Хургада, Шарм–әл–Шәех, Даламан һәм Бакуга кадәрге рейслар иң популяр маршрутлардан исәпләнә.
Сентябрь аенда 75376 пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3,1 процентка кимрәк. Эчке һава линияләрендә пассажирлар агымы 15,3 процентка кимегән һәм 33969 кеше тәшкил иткән, Халыкара рейсларда исә 9,8 процентка артып, 41407 кешегә җиткән.
Көзнең беренче аенда йөк ташуда үсеш тенденциясе күзәтелә. Әлеге чорда 530,084 тонна йөк төяп җибәрелгән һәм бушатылган, бу узган елгы күрсәткечтән 2,7 тапкыр узып китә. 9 ай эчендә самолетлар 654 рейс ясаган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7,9 процентка азрак. Халыкара рейсларда ул 214 кә җиткән. Үсеш – 32,1 процент.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2