Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Казан” Халыкара аэропортында “Гөмбәз” системасын гамәлгә кертү күздә тотыла
“Казан” Халыкара аэропортында “Гөмбәз” системасын гамәлгә кертү күздә тотыла
(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). “Казан” Халыкара аэропортында тиздән пассажирларны теркәү һәм аларның багажын рәсмиләштерү буенча “Гөмбәз” автоматлаштырылган системасы гамәлгә кертеләчәк. Бу хакта бүген республика транспорт комплексын мәгълүматлаштыру мәсьәләләренә багышланган тармак коллегиясе утырышында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Павел Чернов хәбәр итте.
“Гөмбәз” системасын эксплуатацияләү пассажирларны һәм аларның багажын теркәгән чакта вакытны сизелерлек янга калдырырга мөмкинлек бирә. Әлеге система ярдәмендә террорга каршы контрольне гамәлгә ашырырга була. Реаль вакыт режимында “Гөмбәз” эзләүдә булган пассажирларны һәм багажда чик аша үткәрү тыелган әйберләр булу-булмауны ачыклау мөмкинлегенә ия. Бер үк вакытта техника үзләре белән теркәлгән корал йөртүче пассажирларны да “күз уңыннан” ычкындырмый. Система ярдәмендә трансфер пассажирлар маршруты, шулай ук багажны тамгадагы номер буенча идентификацияләү турында тиешле мәгълүмат алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз