news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Казан” Халыкара аэропорты – “Сәламәтлек–2009” Спартакиадасы призеры

Аэропорт хезмәткәрләре мондый ярышларда ел саен катнаша һәм призлы урыннар яулый

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар–информ”). Татарстанның транспорт комплексы предприятиеләре хезмәткәрләре 2009 елның март–декабрь айларында “Сәламәтлек–2009” Спартакиадасы кысаларында республика беренчелегендә актив катнашты. Ярышлар спортның шахмат, шашка, дартс, чаңгыда узышу, мини–футбол, волейбол, мылтыктан ату, өстәл теннисы, стритбол кебек төрләре буенча үткәрелде.
Узган ярышларның нәтиҗәләре буенча “Казан” Халыкара аэропорты” ААҖ командасы III гомумкоманда урынын яулады һәм III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Спартакиадада 12 предприятиедән коллективлар катнашты.
Аэропорт хезмәткәрләре мондый ярышларда ел саен катнаша һәм призлы урыннар яулый. Мондый югары нәтиҗәләргә алар команданың оешканлыгы, җиңүгә омтылыш нәтиҗәсендә ирешә.
Аэропорт җитәкчелеге алга таба да хезмәткәрләрнең спорт белән шөгыльләнүен хупларга ниятли, чөнки спорт сәламәтлекне генә ныгытып калмый, хезмәттә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә дә булыша, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot