Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Казан" Халыкара аэропорты очышларның куркынычсызлыгын арттыра
"Казан" Халыкара аэропорты очышларның куркынычсызлыгын арттыра
(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). "Казан" Халыкара аэропортында пассажирларны һәм сумкаларны җентекләп караячаклар - якын арада биредә очу куркынычсызлыгына йогынты ясый ала торган бик мөһим булмаган әйберләрне дә күрергә мөмкинлек бирүче заманча җиһаз эшли башлаячак.
Җиһаз Германиядән сатып алынган, киләсе сишәмбедә Казанга кайтарылачак. Техника мизгел эчендә коралны гына түгел, ә шартлату әйберләре, наркотик һәм башка куркыныч әйберләрне ачыклый. "Казан" Халыкара аэропортында җиһазны монтажлау атнага якын дәвам итәчәк. Декабрьнең соңгы көннәрендә ул файдалануга тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз