news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Казан” халыкара аэропорты Казан – Сочи – Казан маршруты буенча даими туры рейслар ача

Әлеге маршрут рейсларында һәр пассажир чаңгы, сноуборд яисә хоккей копмплектларын бушлай алып бара алачак

 (Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). 26 декабрьдән “Казан” халыкара аэропортыннан Казан – Сочи – Казан маршруты буенча даими туры рейслар гамәлгә кертелә. Очуларны “Оренбургские авиалинии” авиакомпаниясе атна саен җомга көнне гамәлгә ашыра.

Кышкы Сочи барлык дөнья туристлары арасында тауда чаңгы шуу мөмкинлекләре булу белән популяр. Красная Поляна – халыкара дәрәҗәдәге курорт, биредә 2014 елда кышкы Олимпия уеннары үтте. Шулай ук зур тизлекне яратучылар Сочидагы “Формула-1” ярышлары трассасына да бара ала.

“Казан” халыкара аэропорты пассажирларга каралган махсус ташламалы опциядән кулланырга чакыра, Казан – Сочи – Казан маршруты рейсларында һәр пассажир чаңгы, сноуборд яисә хоккей копмплектларын бушлай алып бара алачак. Әлеге багажның авырлыгы очыш вакытында исәпкә алынмый, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot