news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Казан” Халыкара аэропорты гадәти режимда эшли

Аэродром территориясендә күз күреме 1600 метрга җитә

(Казань, 5 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген “Казан” Халыкара аэропорты” ААҖ гадәти режимда эшли. Шәһәрдә һава шартларының начар булуына да карамастан, аэродром территориясендә күз күреме 1600 метрга җитә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына аэропортның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Белгечләр әйтүенчә, күз күреме 200-300 метр гына булса начар дип санала. Бу очракта һава судноларының экипажлары самолетны төшереп утыру өчен запас аэродром сорау хокукына ия. Бүген аэропорт территориясендәге һава шартлары гадәти режимда эшләргә мөмкинлек бирә. Барлык һава суднолары да рейска расписание буенча кузгала.
Аэропортның тотрыклы эшләвендә очыш полосасын кардан чистартуга 12 берәмлек махсус техника җәлеп иткән аэродромнарның махсус хезмәтләренең дә өлеше зур.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100