news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Казан” халыкара аэропорты бер елда 2,5 миллионнан артык пассажир ташыган

Быел Рига, Калининград һәм Сургутка юнәлешләр ачылган, ә башка юнәлешләргә рейслар саны арттырылган.

(Казан,13 декабрь, «Татар-информ»). “Казан” халыкара аэропорты бер елда 2,5 миллионнан артык пассажир ташыган, дип хәбәр итә аэропорт матбугат хезмәте.

Тарихи максимумнан арттыруга маршрут челтәрен киңәйтү һәм гамәлдәге юнәлешләрдә рейслар санын арттыру сәбәп булган. Быел Рига, Калининград һәм Сургутка юнәлешләр ачылган, ә башка юнәлешләргә рейслар саны арттырылган.

Шулай ук Сочи, Баку, Мәскәү, Дубай, Ларнаку, Анталия һәм башка шәһәрләргә дә рейслар саны арттырылган. Халыкара юнәлешләрдә пассажирлар агымы күләме 2 тапкыр арткан.

Быел Казан аэропорты "Мобильный перрон" системасын гамәлгә куйды. Ул багажны дөрес булмаган юнәлештә җибәрмәү мөмкинлегенә ия.

news_right_1
news_right_2
news_bot