news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Казан” халыкара аэропорты 35 нче туган көнен үткәрә

Бу көнне 1979 елда ТУ-134 самолеты Казан-Сочи маршруты буенча беренче рейсны башкарган

  (Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген “Казан” Халыкара аэропорты” ААҖ 35 нче туган көнен үткәрә. Бу көнне 1979 елда ТУ-134 самолеты командир Евгений Афиногенов җитәкчелегендә Казан-Сочи маршруты буенча беренче рейсны башкарган. ТУ-134 бортында 76 пассажир булган, дип хәбәр итә аэропорт матбугат хезмәте.
1986 елда “Казан” аэропортына “халыкара” статусы бирелгән.
Бүген “Казан” Халыкара аэропорты Россиядә иң эреләрнең берсе. Аэропортның маршрут челтәре Россия эчендә һәм аннан читтә 60 ка якын юнәлештә хезмәт күрсәтә. Ел саен аэропорт 13 меңнән артык рейсны башкара, 2 млн чамасы пассажирга хезмәт күрсәтә.
“Мондый уңышка команданың җайга салынган эше һәм партнерлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек алып бару белән ирешелде. Киләчәктә тагын да зур бурычлар куела”, - дип билгеләп үтте “Казан” халыкара аэропорты генераль директоры Алексей Старостин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100