Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Казан" халыкара аэропортта автомобильләр кую өчен 500 урын әзерләнгән
"Казан" халыкара аэропортта автомобильләр кую өчен 500 урын әзерләнгән
(Казан, 17 август, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Хәзер аэровокзалдан ерак түгел 500 автомобиль кую өчен урын әзерләнгән - реконструкция үткәрү нәтиҗәсендә Казан" халыкара аэропортында вокзал каршындагы мәйдан ике тапкыр киңәйтелгән.
Машина кую урыннары күптән түгел ачылган бизнес-терминал, депутатлар залы һәм мәйданның башка нокталарында оештырылган. Пассажирлар өчен башка уңайлыклар да пәйда булган. Биредәге кунакханәгә капиталь ремонт ясалган. Нәтиҗәдә, кунакханә тәрәзәләренә гади пыяла урынына авиалайнерлар тавышын кертми торган пыяла пакетлар куелган. Моннан тыш, һәр номерда душ кабиналары, яңа мебель, савыт-саба бар. Бинаның тышкы ягы да үзгәртелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз