Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан халкының ТКХ хезмәтләре өчен бурычлары 1,5 млрд. сумга җыелган
Шәһәр Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты искәрткәнчә, бурычлыларга карата төрле чаралар күрелә
(Казан,17 июль, “Татар-информ”). Казан халкының торак-коммуналь хуҗалык хезмәте өчен бурычлары, июнь башында алынган мәгълүматлар буенча, 1,5 млрд. сумга җыелган. Әлеге бурычлар 6 айдан артык түләнмәгән.
Коммуналь хезмәтләрне үз вакытында һәм сыйфатлы итеп җиткерү һәм күп фатирлы йортның гомуми милкенә хезмәт күрсәтү максатыннан, казанлыларны бурычларын тиз арада каплап бетерү сорала, дип белдерә мэрия сайты.
Казан каласы Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты искәрткәнчә, бурычлыларга карата төрле чаралар күрелә: электр һәм су бирүне чикләүдән, чит илгә чыгуны чикләүдән, пеняларны исәпләү чыгарудан, суд аша бурычларны түләттерү һәм милеккә арест ясаудан алып бурычлыларны фатирларыннан уңайлылыгы ягыннан түбәнрәк дәрәҗәдә булган торакка күчерүгә кадәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз