Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан халкының 30 проценты йортларны җылытудан тулысынча канәгать калган
2018-2019 елларда ягып җылыту сезонында Казанның Мәскәү районында яшәүчеләрнең проблемалары күп булган.
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). «ПромРейтинг» тикшеренү агентлыгы Казанда яшәүчеләрнең кышын йортларга җылылык бирү сыйфатына кагылышлы фикерләрен өйрәнгән һәм ягып җылыту сезоны белән халык канәгать булуы буенча шәһәрләр рейтингын төзегән.
2018-2019 елларда ягып җылыту сезонында Казанның Мәскәү районында яшәүчеләрнең проблемалар күп булуы ачыкланган. Сораштырулар буенча Татарстан башкаласында яшәүче һәр бишенче кеше ягып җылыту сезонында җылылык белән тәэмин итү проблемасы буенча коммуналь хезмәткә мөрәҗәгать иткән.
Шулай ук шәһәрлеләрнең яртысы коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә экономияләү өчен фатирда кышын җылырак киенергә әзер булуы да ачыкланган.
Казанлыларның 30 проценты гына йортларны җылытудан тулысынча канәгать булуы ачыкланган.
2019 елда торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең гомуми техник шартлары буенча торак биналарда һава температурасы 18-20 градус җылыдан төшмәскә тиеш. Әмма казанлыларның фатирында температура 23-24 градустан төшсә, гражданнар кайнар линиягә шалтырата башлый, диелгән тикшеренүләрдә.
Шулай ук Казанда яшәүчеләрнең 76,3 проценты фатирда җылылыкны мөстәкыйль көйләү мөһим дип саный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз