news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан халкына торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр

Гражданнарны кабул итү 13 һәм 14 февральдә 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр барачак.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). 13 һәм 14 февральдә республика башкаласында торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәкләр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Консультация 8 Март урамы, 18в (1нче кат) адресы буенча иртәнге сәгать тугыздан алып көндезге бергә кадәр үткәреләчәк.

Шәһәр халкының сорауларына Татарстан Иҗтимагый палатасының торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә иҗтимагый контроль буенча эшче төркем әгъзалары һәм Татарстанның торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге вәкилләре җавап бирәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100